Музей сокландыргыч дөнья
Халыкара музейлар көне уңаеннан Татар Әйшәсе авыл китапханәсе мавыктыргыч чара – музей экспонатларының серле дөньясы атмосферасына чумарга, мәдәният һәм тарих турында күп яңалыклар белергә мөмкинлек бирә торган танып белү сәгате оештырды.