Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Габдулла Тукайның әкият дөньясы

Татар Әйшәсе авыл китапханәсе бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсе буенча балалар өчен мавыктыргыч әдәби сәяхәт уздырды. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, дөнья әдәбиятының классикасына әверелгән мәшһүр әкиятләрен, шигырьләрен һәм прозаларын тәкъдим итте.