Космонавтика көне
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара оештырды. Очрашуның төп максаты балаларны космосны үзләштерү тарихы, илебез космонавтикасы казанышлары белән таныштыру һәм аларны алга таба фән һәм техниканы өйрәнүгә рухландыру иде.
Чара башында танып — белү әңгәмәсе булды, аның барышында балалар космоска беренче очышлар, Җирнең беренче космонавты Юрий Гагарин турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук алар орбиталь станцияләрнең һәм иярченнәрнең заманча фән һәм кешеләр тормышы өчен әһәмияте турында фикер алыштылар.