Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Бөек әкиятче

Бөек Дания язучысы Ханс Кристиан Андерсенның тууына 220 ел тулу уңаеннан Татар Әйшәсе авыл китапханәсе китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә аның «Снежная королева», «Гадкий утенок», «Русалочка» һәм башка бик күп популяр әсәрләре тәкъдим ителде. Чара вакытында китапханәче яраткан әкиятләреннән өзекләр укыды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Күргәзмә белән танышканнан соң алар викториналарда катнаштылар, анда әкиятләрнең эчтәлеге һәм аларның персонажлары турындагы сорауларга җавап бирделәр.