Интернет турында барысын да беләсеңме син!
Татар Әйшәсе авыл китапханәсе Халыкара куркынычсыз интернет көненә багышланган әңгәмә үткәрде. Чара барышында челтәрдәге куркынычсызлыкның мөһим аспектлары турында фикер алышынды:
- Шәхси мәгълүматларыңны ничек якларга?
- Интернетта безне нинди янаулар сагалап торырга мөмкин?
- Мошенникларны һәм фишинг сайтларын ничек танырга?
-Кибербуллинг нәрсә ул һәм аңа ничек каршы торырга?
- Ата-аналар өчен файдалы киңәшләр: Интернет челтәрендә балаларның иминлеген ничек тәэмин итәргә.
Интернетның үз-үзен үстерү, укыту һәм аралашу өчен нинди мөмкинлекләр ачуы турында сөйләштек. Чөнки Интернет-ул заманча тормышны яхшырак итә алырлык куәтле корал, аны дөрес куллансаң!