Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Каюм Насыри – мәгрифәтче шәхес

Т

Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә татар халкының күренекле галиме, педагогы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Каюм Насыйри-мәгърифәт эшлеклесе»исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

Китапханәче катнашучыларга Каюм Насыйриның Татарстанның фән, мәгариф һәм мәдәният үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында сөйләде. Аның хезмәтләре, дәреслекләре һәм әдәби әсәрләре татар халкының милли үзаңын формалаштыру һәм агарту өчен нигез булып тора. Гомер буе ул халыкның киң катламнары арасында белемнәрне популярлаштыру, грамоталылык һәм белемлелек үсешенә ярдәм итү өстендә армый-талмый эшләде.

 

Күргәзмәдә Каюм Насыйриның сайланма әсәрләре басмалары, шулай ук аның үгет-нәсихәт һәм тәрбия каноннары турындагы китаплары тәкъдим ителде.