Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Балалар киносы көне

Балалар киносы көне бәйрәме хөрмәтенә китапханә мәктәп укучылары өчен "Кино дөньясына сәяхәт" дип аталган кызыклы киноквиз уздырды. Катнашучыларга биш этапны узарга тәкъдим иттеләр: кадрлар буенча фильмнарны аңлау, кинофильмнан җырларны билгеләү, балалар киносы турында сорауларга җавап бирү һәм тиз сораулар. Уен балалар киносына кызыксыну, командалы эшләү һәм иҗади сәләтләр үстерүгә ярдәм итте.