Синең исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек
Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә Билгесез солдат көне алдыннан батырлык сәгате узды. Китапханәче балаларга Россиядә бу истәлекле көннең тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында туган җирләре өчен гомерләрен биргән солдатларның батырлыклары, шулай ук дөньяның күп илләрендә Билгесез солдатка куелган һәйкәлләр турында сөйләде. Китапханәче солдат батырлыгына багышланган китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм «Хәтер» китабын тәкъдим итте, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләнелә.