«Музыка серләре»
Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә «Музыка серләре»тематик сәгате узды. Чарага Казаннан педагоглар, психологлар, музыка белгечләре чакырылган иде. Алар музыканың тормышыбыздагы әһәмияте турында сөйләделәр һәм төрле көйләрнең нинди хисләр уятуы турында уйланырга тәкъдим иттеләр. Алар музыканың су кристалларына йогынтысы турында сөйләделәр, аны япон галиме Масару Эмото тикшергән. Үз тикшеренүләре барышында Эмото әйләнә - тирә мохитнең төрле факторлары, музыканы да кертеп, туңган су кристаллары структурасына ничек йогынты ясавын өйрәнә, ул музыканың төрле төрләре йогынтысына дучар була-классик музыка (мәсәлән, Моцарт яки Бетховен әсәрләре) матур, симметрияле һәм катлаулы кристаллик структуралар барлыкка килүгә китерә. Ә рок-музыка, киресенчә, деформацияле, хаотик һәм симметриясез кристаллар барлыкка килүне китереп чыгара, кайчакта хәтта төгәл структурасыз да. Хәтта рәхмәт сүзләре һәм башка уңай раслаулар да гармонияле һәм эстетик яктан күңелле кристаллар тудырды, ә тискәре сүзләр гарип һәм бозылган кристаллар формалаштырды. Бу нәтиҗәләр суның әйләнә-тирә дөньядан мәгълүматны «йоту» һәм аңа җавап бирү сәләтенә ия булуына дәлил буларак интерпретацияләнде. Эмото фикеренчә, кеше организмы якынча 70% Судан торганлыктан, музыка һәм башка тышкы факторлар безнең эчтәге су молекулаларына тәэсир итү аша безнең физик һәм эмоциональ халәтебезгә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин. Бу катнашучылар арасында җанлы бәхәс тудырды. Аннары музыканың безнең эмоциональ халәтебезгә тәэсире, музыка терапиясе турында сөйләштеләр: музыка стресс һәм депрессияне җиңәргә ничек ярдәм итә, «җырлаучы чынаяк» һәм «глюкофон» кебек музыка кораллары белән таныштырдылар, аларның һәркайсы үзенең кабатланмас яңгырашына һәм энергетикасына ия. Алар музыкантларның, медитацияләүче практикларның һәм тавыш аша гармония эзләүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Ә йомгаклау этабы иҗади процесс булды. Барлык катнашучылар да уникаль музыка коралларында уйнарга мөмкинлек алдылар һәм үзләре өчен гаҗәеп авазлар дөньясын ачтылар. Бу тематик сәгать барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды, алар музыка турында бик күп яңалыклар белделәр.