Халыкара өлкәннәр көне
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә «Матур итеп яшәр өчен олы яшебез комачауламый» исемле адреслы китап күргәзмәсе эшли башлады. «Сезнең яшьлек китаплары» күргәзмәсенең беренче бүлеге узган елларның искиткеч һәм мавыктыргыч китапларын искә төшерергә тәкъдим итә. Алар мәхәббәт һәм дуслык, сугыш һәм тыныч вакыт, хезмәт көннәре, тормышта катлаулы урын эзләү, гади совет кешеләренең гаҗәеп язмышлары һәм башкалар турында сөйлиләр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында Ф.Абрамов, М. Алексеев, А. Калинин, В. Распутин, В. Шукшин әсәрләре, шулай ук татар язучыларының әсәрләре бар. «Сәламәтлек һәм озын гомер» күргәзмәсенең икенче бүлеге озын гомер серләрен ачучы басмаларны тәкъдим итәелгән. Күргәзмәнең «Ял вакытында» бүлегендә «Сөембикә» журналының берничә саныннан һәм татар кулинариясе китапларыннан кулинария рецептлары, шулай ук җыр җыентыклары тәкъдим ителә. Татар Әйшәсе авыл китапханәсе укучыларын һәм барлык өлкән буынны чын күңелдән бәйрәм белән котлый! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм якыннарыгызның мәхәббәте белән тулы чиксез озын һәм бәхетле еллар телибез. Олы яшьтә булуыгызга карамастан, күңелегезнең һәрвакыт яшь һәм энергияле булып калуын телибез. Өлкәннәр Көне белән!
Китапханәгә рәхим итегез! Күргәзмә 8 октябрьгә кадәр эшли.