Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Интернет кулланучылар өчен файдалы киңәшләр

Ел саен 30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм датасы 1998 елда Мәскәүнең аз билгеле IT фирмасы тарафыннан Рунет кулланучылар санын исәпләү максатыннан тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта Интернет кулланучылар саны арта бара. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Интернет бер урында тормый һәм тиз үсеш ала, кулланучыларга яңа хезмәтләр тәкъдим итә. Кешеләр эш, аралашу, күңел ачу, ял итү, бизнес, кибет һ. б. өчен күбрәк мөмкинлекләр ала. Татар - Әйшәсе авыл китапханәсе Россия Интернеты көненә мәгълүмат сәгате үткәрде. Анда катнашучылар бу бәйрәмнең тарихын белделәр, Интернет челтәрендә мәгълүматны сайлап алу кагыйдәләре белән таныштылар, социаль челтәрләрдә үзләрен ничек грамоталы һәм куркынычсыз тотарга, ышанычлы парольләр булдырырга һәм шәхси мәгълүматларын якларга һәм алдаудан качарга өйрәнделәр. Китапханәче РФ Прокультурасы сайты, Биектау районы Үзәкләштерелгән китапханә системасы сайты, ВКонтакте авылы бите белән таныштырды.