Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

«Әдәби эрудит»

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә «Әдәби эрудит»уены үткәрелде. Уен барышында катнашучылар бүгенге мәктәп укучылары һәм яшьләрдән торган ике командага бүленделәр. Уен барышында барысы да әдәби эрудицияне, рус әдәбиятының күп кенә әсәрләренең эчтәлеген белүләрен күрсәттеләр, аларга тасвирлама буенча геройларны белергә һәм канатлы әйтемнәрнең кемнеке икәнен әйтергә кирәк иде.