Мин аеклыкны сайлыйм
Аеклык көне - узган гасырда ук башланган яхшы традиция. Россиядә беренче аеклык көне 1911 елда Санкт-Петербургта уздырыла. Аның девизы: «Аеклыкта - халыкның бәхете» дигән сүзләр. Татар-Әйшә авыл китапханәсендә бу көнгә китап күргәзмәсе оештырылды, анда алкогольнең җимергеч көче, аның кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә китергән төзәтеп булмый торган зыяны, бу коточкыч авыруның барлыкка килү сәбәпләре, ничек дәваланырга һәм нинди дәвалау ысуллары булуы, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, журнал мәкаләләре тәкъдим ителде.