Тәмәке төтенсез тормышны сайлагыз
Татар-Әйшә авыл китапханәсендә тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче яшьүсмерләргә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон һәм тәмәке тартмаган кешеләргә тәмәке төтененең ничек тәэсир итүе, тәмәке тартучыга нинди куркыныч нәтиҗәләр китерүе турында сөйләде. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, анда тәмәке тартуның зыяны турында китаплар, журналлар һәм вакытлы матбугат мәкаләләре тәкъдим ителде.