Язучы-тарихчы Солтан Шәмси
10 февраль көнне күренекле язучы Солтан Шәмси туган көн. Шул уңайдан Татар-Әйшәсе авылы китапханәсендә «Язучы-тарихчы Солтан Шәмси» дип исемләнгән әдәби портрет үткәрелде. Чара барышында китапханәче язучы-якташыбыз, хикәяләр һәм повестьлар, татар халкы тарихы буенча нәфис-публицистик китаплар авторы биографиясе белән таныштырды. Аның китаплары укучыларга укырга тәкъдим ителде.