Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.»

Әлдермеш һәм Сая укучыларына "Батырлык гасырлар буена саклана" дигән Муса Җәлилгә багышланган документаль фильм күрсәтеп үттек. Фильм бик эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп төшерелгән. Укучылар бик игътибар белән карадылар, үзләрендәге тәэсирләр белән уртаклаштылар. Кичәбездә әлбәттә яратып укылган, күбебез яттан белгән шигырьләрен укыдык.