Сельская библиотека пос. Дачное - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42218918-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: юк
  • Адрес: Республика Татарстан, Высокогорский райн, поселок Дачное, ул. Центральная, д.11

Бердәмлектә көч

Дачное авыл китапханәсе, Учхоз мәктәбе белән берлектә, Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чара үткәрде. Китапханәче башка халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре  турында сөйләде. Балалар һәр халыкның үз тарихы, милли киемнәре, ашамлыклары һәм туган теле булуын белделәр. Яшь укучылар «Юрта» башкорт музыкаль уенын уйнадылар. Соңыннан китапханәче тематика буенча китаплар белән таныштырды һәм авыл китапханәсенә кунакка чакырды.