Театр һәм балалар
23 ноября көнне Дачное авыл китапханәсендә «Театр һәм балалар» Бөтенроссия атнасына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче беренче театрларның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, театр һөнәрләре турында сөйләде. Яшь укучылар дөньяның иң танылган һәм гадәти булмаган театрлары белән таныштылар. Шулай ук балаларга викторинада катнашырга тәкъдим ителде.