Бердәмлектә көч!
2 ноября көнне Дачное авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Бу көн Мәскәүне К. Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе тарафыннан поляк интервентларыннан азат итү, Россиядә 1612 елгы вакыйгалар белән бәйле. Безнең ил - күпмилләтле дәүләт, аның территориясендә 150 дән артык зур һәм кече халык яши. Китап күргәзмәсендә Россия халыклары тарихына, мәдәниятенә, сәнгатенә һәм әдәбиятына багышланган китапханә фондыннан басмалар күрсәтелде.