Күңелләр һаман яшь әле
1 октябрь көнне Дачное авыл китапханәсендә өлкән буын укучылары белән аралашу сәгате узды. Бу көнне бөтен дөнья өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтли. Олылар көнендә Дачное авылы китапханәсе үзенең укучылары өчен китап күргәзмәсе әзерләде. Шулай ук китапханәче өлкән яшьтәге укучыларга өйләренә барды. Алар өчен газета, журналлар тәкъдим итте.