Сельская библиотека пос. Дачное - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42218918-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: юк
  • Адрес: Республика Татарстан, Высокогорский райн, поселок Дачное, ул. Центральная, д.11

Гаилә традицияләре

Татар халкы элек-электән кунакчыл булуы белән билгеле. Халыкта «Кунак ашы – кара каршы», дип әйткәннәр. Борынгы татар йоласы буенча, кунаклар хөрмәтенә бәйрәм ашъяулыгы җәелгән, хуҗалар иң яхшы ризыклар: чәк-чәк, баурсак, талкыш-калеве, кош теле һәм, әлбәттә, хуш исле чәй әзерләгәннәр. Дачное авыл китапханәсе дә Пушкин картасы кысаларында татар милли ризыгын әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Китапханәгә кунакка бөтен авылга танылган пешерү остасы Абдулбадыгова Дания Насиховнаны чакырдылар. Балалар башта татар милли кухнясы тарихы белән таныштылар. Аннары ризык әзерләүгә керештеләр. Яшь укучыларга бик кызык булды, барысының да камыр таратасы, ромбиклар ясыйсы килде. Әлеге чара укучылар үз куллары белән әзерләгән кош телен авыз итү һәм чәй эчү белән тәмамланды.