Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян салу
29нче июль көнне Дачное авыл китапханәсендә тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә үткәреледе. Тәмәке тарту - иң зарарлы гадәтләрнең берсе. Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен тәмәке тарту зарарлы. Әңгәмә барышында балалар әлеге тема буенча фикер алыша алыштылар. Китапханәче тәмәке тарту минуслары, бәйлелек, сәламәтлек турында сөйләде. Әңгәмә ахырында китапханәче белешмә таратты.