А. Гимадивның иҗат тормышы
20нче июль көнне Дачное авыл китапханәсендә якташ балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур примияләре лауреаты Алмаз Марс улы Гыймадиев иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә укучылар язычының төрле кызыклы китаплары белән таныша алды. Китапханәче аның тормыш юлы белән таныштырды. Язучының әсәрләрендә укучы уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, белем һәм дуслыкның теләсә кайсы авырлыкны җиңә ала торган көч икәненә ышана.