Милли рухыбыз җырчысы
2нче март көнне Дачное авыл китапханәсендә укучылар өчен Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде. Әмирхан Еники әсәрләре халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, хөрмәт, шәфкатьлелек тәрбияли. Ул үзенең повесть-хикәяләрендә эстетик, әхлакый, фәлсәфи карашлары аша татар халкының рухи югарылыгын һәм матурлыгын бирә алган. Әлеге китап күргәзмәсендә укучылар «Әйтелмәгән васиять», «Вөҗдан», «Без дә солдатлар идек», «Гөләндәм туташ хатирәсе» һәм башка әсәрләре белән таныша алачаклар.