Көмеш чылбыр
10нче февраль көнне Дачное авыл китапханәсендә язучы-якташыбыз Шәмсетдинов Солтан Сәлих улының 78-еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылачак. Солтан Шәмси язучы-прозаик, хикәяләр һәм повестьлар, татар халкы тарихы буенча нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Язучының оригиналь прозасының беренче китабы хикәяләр җыентыгы «Көмеш чылбыр» исемле 1984 елда басылып чыга. Бу китап өчен ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.