Интернет челтәрендә куркынычсызлык
6нче февраль көнне Дачное авыл китапханәсендә Халыкара куркынычсыз интернет көненә багышланган әңгәмә узды. Хәзер күп кешеләр бөтендөнья челтәреннән башка ничек эшләп була икәнен күз алдына да китерә алмыйлар. Һәм бу гаҗәп түгел, чөнки «Бөтендөнья челтәрендә» безне кызыксындырган теләсә нинди мәгълүматны табарга мөмкин. Әңгәмә барышында китапханәче яшь укучыларга интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.