Сельская библиотека пос. Дачное - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42218918-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: юк
  • Адрес: Республика Татарстан, Высокогорский райн, поселок Дачное, ул. Центральная, д.11

Наркотикларга - Юк!

Дачное  авыл китапханәсендә «Наркотикларга  - Юк!», диеп аталган район акциясенә багышланган кисәтү-әңгәмә узды. Наркомания – чорыбыз афәте. Бу яман чирне җиңәр өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Әлеге чара  пропаганда һәм профилактика функциясен үтәде. Китапханәче укучыларга  наркоманиянең нәрсәгә китерәчәген сөйләде. Наркомания темасына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Чара барышында китапханәче катнашучыларга буклетлар өләште.