"Афганистан- йөрәк ярасы"
12 нче февраль көнне Суыксу урта мәктәбендә Афганистан сугышы тәмамлануга 30 ел тулу уңаеннан укучыларга “Афганистан- йөрәк ярасы” дип исемләнгән фильм күрсәтелде.
Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.