Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

"Әби- бабам истәлекләре"

11 нче гыйнвар көнне Кече Рәс балалар бакчасында музей атналыгына багышланган“Әби-бабам истәлекләре”дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар музей почмагы белән таныштылар. Әби- бабаларыбыздан калган  кул эшләнмәләре, йорт кирәк- яраклары, аяк киемнәрен танып белделәр. Нәрсәсең нәрсә өчен кирәк булуын, ни дип аталуын, ничек кулланулары турында сойләдек. Балаларга бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч кичә булды. Барлыгы 10 кеше катнашты.