Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Сезнең өчен, Ватанны саклаучылар.

Кече Рәсе авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә  әтиләребезгә котлау открыткасы әзерләү чарасы оештырды. Китапханәче балаларга чын ирләр бәйрәме турында сөйләп үтте, яклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында шигырьләр укыды. Катнашучылар котлау открыткасын ясау өчен үзләренең фантазияләренең актив кулландылар. Үз кулларың белән ясалган бүләк бик күп уңай хис-кичерешләр йөртә.