Ленинград блокадасы
Кече Рәс авыл китапханәсендә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган патриотик сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда шул еллардагы вакыйгалар, шәһәрне саклаучылар, тормыш юлы, шулай ук авыр блокада чорын кичергән һәм аларның ныклыгын тасвирлаган китаплар тәгъдим ителде. Китапханәче кыскача мәгълүмат сөйләп үтте.