Россиянең киләчәге бердәмлектә
2026 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Карар 2025 елның 5 ноябрендә милләтара мөнәсәбәтләр буенча Президент каршындагы Совет утырышында кабул ителде. Россия халыклары бердәмлеге елына кече Рәссә авыл китапханәсендә танып-белү сәгате үткәрелде, Китапханәче мәгълүматларны таратты, китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россиянең тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, истәлекле урыннары, бер илдә дус яшәүче халыклар турында китаплар тәкъдим ителде.