Күңелле ял итәбез.
Балалар саф һавада уеннар яраталар, чөнки яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алалар. Кече Рәс авыл китапханәсе мәйданчыгында кышка багышланган уен программасы булып узды. Уеннарда катнашып, балалар үзләрен зур бердәм гаилә итеп хис иттеләр. Барлык катнашучылар да, яшьләренә карамастан, үз көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алдылар. Катнашучылар «Тиз чана », «Кайнар бияләй», «Иң төз» һәм башка уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Саф һавада уйнау өчен җитәрлек максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, оешкан һәм җыйнак булырга, җитез һәм тапкыр булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.