Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Изгелек җирдә ятмас

Кече Рәс авыл китапханәсе  инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Изгелек җирдә ятмас» ярдәм акциясендә катнашты. Бу көн сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм абруен тануның, тигез хокуклылык һәм инвалидларны социумга интеграцияләү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүнең мөһимлеген искә төшерү булып тора. Сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, күбесе көчлерәк, чыдамлырак булырга, ә иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен беләләр, көн саен аны шатланып каршы алалар.