Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

китап белем ачкычы

22 ноябрь-сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Бу уңайдан Кече Рәс авыл китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр күргәзмәсе оештырылды. Теләге булган барлык укучылар авыл китапханәсендә булган энциклопедияләр һәм сүзлекләр белән таныша алдылар. Китапханәче сүзлекләрне ничек дөрес һәм тиз кулланырга икәнен күрсәтте. Төрле кызыксындырган сүзләрнең мәгънәсен белү мөмкинлеге булды. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр- зур ярдәмчеләр, без алар белән дусрак булган саен, белемнәр киңрәк булачак.