Тәмәкедән баш тарт
Кече Рәс авыл китапханәсендә тәмәке тартуны профилактикалау багышланган чара узды. Чарада катнашучылар тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче традицион тәмәке тартуның һәм заманча альтернативаларның зыяны турында җентекләп сөйләде, электрон сигаретларның да яшь организм сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыруын ассызыклады, мисалга статистик мәгълүматлар китерде һәм бу зарарлы гадәттән баш тартырга чакырды. Тәмәке тартмаучылар өчен беркайчан да башламаска дусларына һәм якыннарына дөрес юлда калырга ярдәм итәргә киңәшләр яңгырады. Укучылар тәмәке тарихы, никотинга бәйлелекнең зыяны һәм тәмәке тарту китереп чыгара торган авырулар, шулай ук тәмәкедәге агулы химикатлар турында белделәр. Укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Чара азагында һәркемгә «Тәмәке – сәламәтлеккә дошман»буклеты бирелде.