Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Укытучылар көне

Ел саен октябрь аенда искиткеч бәйрәмнәрнең берсе – Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучы-белем биреп кенә калмый, тәрбияче дә. Укытучы-гомер буе укый, үсә торган кеше. Кече Рәс авыл китапханәсендә бәйрәм уңаеннан балалар белән  чара уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең тарихы турында кыскача сөйләп үтте.Укыттучыларга багышланган шигырьләр укылды. Китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында укучыларга үзләренең яраткан укытучыларын портретын  ясарга мөмкинлек бирелде.