Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Сез бит әле безгә бик кирәк

Октябрьдә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Халыкара өлкәннәр көне  билгеләп үтелә. Бу көнне Кече Рәс авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә тематик кичә узды. Чара башында кунакларны Суыксу авыл җирлеге башлыгы котлап үтте. Китапханәче бәйрәмнең тарихын сөйләде. Күңелле җырлар һәм биюләр яңгырады. Китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмнең дәвамы түгәрәк өстәл һәм җылы чәй артында узды.