Интернет дөньясында
Интернет тормышның барлык өлкәләренә шулкадәр тирән үтеп кергән ки, аннан башка тормышны күз алдына да китерүе кыен. Соңгы вакытта интернетның кеше сәламәтлегенә, бигрәк тә бала сәламәтлегенә йогынтысы турында барысын да борчыган сорау туа. Интернет белән артык мавыгу тормышыбызның көнкүреш, уку, социаль, эш, гаилә, финанс һәм психологик өлкәләренә зарарлы йогынты ясарга, шулай ук Интернет - бәйлелек кебек тайпылышлар тудырырга мөмкин. Кече Рәс авыл китапханәсендә интернет ресурслары белән дөрес куллана белү турында әңгәмә узды.