Татар халык ашлары
Татар милли аш-суы халыкның күп гасырлык мәдәни традицияләрен, аның тарихын һәм этник гореф-гадәтләрен үз эченә алган. Ул дөньядагы иң тәмле кухняларның берсе булып санала. Аның ризыклары ерак үткәннән безнең көннәргә кадәр килеп җиткән үзенчәлекле тәм һәм төсмерләрен саклап калган. Кече Рәс авл китапханәсендә токмач кисү буенча мастер класс үткәрелде. Чараның максаты: татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнү, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету