Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Наркотик дошман

26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Наркомания-безнең заманның иң куркыныч күренешләреннән берсе. Көннән-көн күбрәк кешеләр, бигрәк тә яшьләр, бозыклык челтәренә эләгә. Кече Рәс авыл китапханәсендә кулланучылар өчен наркоманияне профилактикалау буенча мәгълүмат сәгате узды. Һәркем үзе өчен зарарлы гадәттән сәламәт яшәү рәвеше генә ышанычлы була ала дигән нәтиҗә ясады.