Россия көне
12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора. Кече Рәс авыл китапханәсендә яшь буын өчен әңгәмә булып үтте . Чара барышында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны төзегән һәм куркыныч сәгатьтә саклаган кешеләр турында сөйләп үтте. Кулланучылар игътибарына шулай ук Россия, Дәүләт символикасы, Ватанның табигый байлыклары турында мәгълүмат тәкъдим ителде.