Яратыгыз китапны
Китапханәчеләр көне уңаеннан китапханәбездә китап күргәзмәсе үткәрелде. Китапханәчеләр кешеләрне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата.Китапханәче китапханәләрдә бай рухи хәзинә, кыйммәтле әдәби һәм мәдәни мирас туплануы турында сөйләп үтте.