Тарихка күз салыйк
17 майда Кече Рәс авыл китапханәсе укучыларына төрле илләрдәге музейлар буйлап виртуаль сәяхәт оештырды. Чара Халыкара музейлар көненә багышланган иде. Чара башында анда катнашучылар үзләре булган Музейлар турындагы истәлекләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аннары китапханәче илнең иң зур һәм танылган музейларын күрсәтеп үтте. Чара азагында укучылар үзләрен кайсы музей аеруча кызыксындырганы һәм кайсысында күбрәк булырга теләүләре турында фикер алыштылар.