Онытырга хакыбыз юк
Җиңү көне-илебез тарихында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Истәлекле дата 1941 елның июненнән 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышы барышында немец-фашист илбасарларына каршы лаеклы көрәшкән совет солдатларының батырлыгына багышлана. Ел саен Россиядә һәлак булган сугышчыларны һәм тыныч гражданнарны искә алалар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр.Кече Рәс авыл китапханәсе авыл җирлеге белән берлектә ветираннар өчен чарада әзерләде. Чара азагында һәйкәлгә чәчәкләр салынды.