Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме
1 Май-искиткеч бәйрәм. Бу көн иң уңай хисләр уята, ул быелгы яз, матур язгы кәеф белән ассоциацияләнә, узган еллардан бердәмлек һәм иптәшлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм саклану хисе, үзеңне зур бөек илнең бер өлеше итеп тою турында яхшы истәлекләр уята. Кече Рәс авыл китапханәсендә танып белү сәгате узды. Чара башында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре, бүген беренче Майның тынычлык һәм татулык көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелүе белән таныштырды. Авылның һәйкәл буен чистарттылар.