Без - Тукай оныклары.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, кыю һәм шәфкатьле булырга өнди. Кече Рөс авыл китапханәсендә балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган чара узды. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләп үтте. Балаларга да бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә соңыннан балалар татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын җырладылар.