Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

«Китап серле дөнья»

 

 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.  Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Балалар китабы коне унаеннан Кече Рәс авыл китапханәсе яңа китаплар белән танышу көне булып үтте. Кызыклы китаплар белән танышып аларны укыдылар.