Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Канатлы дусларыбыз.

Ел саен үткәрелә торган бәйрәм-Халыкара кошлар көне 1 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көн болай гына сайланмаган, ә кошларның көньяктан туган якларына кайтуына бәйләп сайланган. Канатлы кошлар өйләренә март ахырында-апрель башында кайталар. Кече Рәс авыл китапханәсендә балалар бакчасы белән берлектә чара оештырылды, анда китапханәче бәйрәмнең тарихын сөйләп үтте. Канатлы дусларыбызны законсыз аулау, акрынлап юкка чыгу һәм аерым төрләренең юкка чыгу проблемалары сөйләп үтте. Барлык катнашучылар да үзләренең яраткан канатлы дусларын рәсемдә сурәтләделәр. Соңыннан традиция буенча сыерчык оясы эленде.