Мало-Рясинская сельская библиотека - филиал № 19

Язгы мизгелләр

Язның беренче ае истәлекле мизгелләре белән күңелдә кала. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була.   Аның кодрәте белән кырларда карлар ашыгып эри, түбә җирләр көннән-көн ачыла бара, тау битләреннән беренче гөрләвекләр шаулый. Кече Рәс авыл китапханәсендә язгы мизгелләрне сурәтләү , рәсем ясау көне булып узды. Китапханәче яз турында кыска гына мәгълүмат белән таныштырып узды.